+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
23 гыйнвар 2020, 11:45

Ерткыч җанвар баланы буып үтерә язган

Бу вакытта өч яшьлек малай паркта әти-әнисе белән йөргән.

Американың Калифорния штатындагы Лейк-Форест шәһәрендә урнашкан паркта өч яшьлек малайга пума һөҗүм итә. Бу хакта Daily Mail басмасы яза.
Уайтинг паркында йөргәндә малай янында, әти-әнисе белән бергә, биш туганы да була. Көтмәгәндә малайга агачтан пума сикерә һәм баланың муеныннан эләктереп ала. Малайның әтисе ерткыч тырнагыннан улын тартып алу өчен пумага рюкзагын ташлый.
Хайван баланы ычкындыра һәм рюкзакны эләктереп, агачка сикерә. Тик ерткыч баланың муенын җәрәхәтләп өлгергән була. Малайны дәваханәгә алып барырга туры килә.
Кыргый хайваннарны саклау хезмәте вәкилләре пуманы йоклатырга рөхсәт бирә.
Фото: ShutterStock
Читайте нас: