+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
23 гыйнвар 2020, 22:55

Мәктәпкә пычак тотып килгәнме?!

Уфа мәктәпләренең берсендә башка сыймаслык хәл булган.

Уфаның Нижегородка бистәсендәге бер мәктәптә башка сыймаслык хәл булган. 12 яшьлек кыз сыйныфташына пычак белән чәнечкән. Бу хакта “Вести-Башкортостан” хокук саклау органнарына сылтама белән хәбәр итә.
Кайбер мәгълүматларга караганда, кыз үзенең икетуганына һөҗүм иткән.
Төбәк Тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, җәрәхәтләнгән кыз дәваханәгә озатылган, аңа медицина ярдәме күрсәтелә, гомеренә куркыныч янамый. Хәзерге вакытта вакыйга урынында тикшерүчеләр, тикшерүче-криминалистлар һәм полиция хезмәткәрләре составында тикшерү-оператив төркем эшли. Тикшерү нәтиҗәләре буенча карар кабул ителәчәк.
Читайте нас: