+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
23 гыйнвар 2020, 17:35

Әнисе мәктәпкә килеп гауга куптарган

Хатын балаларга төкерә, аларны тукмарга килә...

Псков мәктәпләренең берсендә шау-шулы вакыйга булган. Белем учагында укучы бер кызның әнисе киенү бүлмәсенә бәреп керә һәм андагы укучыларга ташлана. Бу хакта “МК в Пскове” хәбәр итә.
Вакыйга болай башлана: бер укучының әнисе белем бирү оешмасына килә, вахтерга паспортын күрсәтә һәм кызының тренеры белән сөйләшергә теләвен белдерә.
Ләкин ул киенү бүлмәсенә кереп, физкультура дәресенә әзерләнүче укучыларны төрле сүзләр белән җәберли һәм җикеренә башлый. Әни кеше үсмерләрнең берсен кызының телефон экранын ватуда гаепли. Хатын балаларга төкерә, аларны тукмарга килә, зыянны каплауны таләп итә.
Муниципалитетның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, укытучылар мәктәп хакимиятеннән әлеге проблеманы тиз арада хәл итә алмаган өчен шелтә алган. Белем бирү оешмаларына керү режимын контрольдә тотуны көчәйтергә кушылган.
Бу очрак буенча тикшерү бара.
Читайте нас: