+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
24 гыйнвар 2020, 14:25

Прокуратура Уфа мәктәбендә булган хәлне контрольгә алды

Кичә анда укучы кыз икетуганына пычак белән чәнечкән иде.

Башкортстан прокуратурасы Уфаның 24 санлы мәктәбендә гадәттән тыш хәл очрагы буенча тикшерү үткәрә. Ведомствоның матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 23 гыйнвар көнне уку йорты коридорында 6нчы сыйныф укучысы 12 яшьлек икетуган сеңлесенең эченә пычак белән чәнчә. Зыян күрүчене дәваханәгә алып китәләр. Кыз табиблар күзәтүе астында, хәзер аның гомеренә куркынычы янамый .
Прокуратура тикшерүнең барышын контрольгә алды.
Бу хәл булган мәктәп укытучылары кызларның үз-үзләрен тотышы бернинди шик тудырмады, дип аңлата.
Мәктәп директоры хәзер мәгариф учреждениесендә хәвефсезлек чараларына зур игътибар биреләчәк, ди.
Фото: стоп-кадр видео | Видео: ГТРК «Башкортостан»
Читайте нас: