+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
27 гыйнвар 2020, 22:50

Балалар кар астында калган

13 яшьлек малайлар чана шуарга чыккан була.

Ырынбур өлкәсендә менә берничә көн инде буран котыра. Фаҗига кичә Гайск шәһәре янында булган. Урындагы мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, 13 яшьлек ике малай Рудник карьерасы буена чанада шуарга чыккан.
"Сәгать 15.00 дә ике дус әти-әниләреннән сорап, урамга чыгып китәләр. Кичкә таба әти-әниләре балаларының өйгә кайтмавына борчылып, аларны эзли башлый. Балаларның эзләре буенча барып тапканда, бик соң була. Малайларның кар өеме астында калган гәүдәләре генә табыла", - диелә релизда.
Хәзер үсмерләрнең ата-аналарына балаларын карап җиткермәү сәбәпле, җавап бирергә туры киләчәк.
Фото: pixabay
Читайте нас: