+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
27 гыйнвар 2020, 18:25

Әниләре дә, әтиләре дә табылды...

Кичә 41 яшьлек ир үзенең биш һәм сигез яшьлек улларын Мәскәү аэропортында калдырып киткән.

Русия Тикшерү комитеты мәгълүматларына караганда, кичә, 26 гыйнварда, 41 яшьлек ир үзенең биш һәм сигез яшьлек уллары белән Хабаровск–Мәскәү авиарейсы белән Шереметьево аэропортына килә һәм анда балаларын калдырып китә. Әтиләре улларының рюкзагында туу турында таныклыкларын һәм аларны сыендыру үтенече белән язу калдырган. Ир, финанс кыенлыклар аркасында, балаларны вакытлыча карый алмавын, соңрак килеп алачагын язган.
Соңрак тикшерү балаларның әтисенә карата Җинаять кодексының 125нче мәддәсе буенча (“хәвефле шартларда калдыру”) эш кузгатканлыгы мәгълүм булды. Аңа 1 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.
Билгеле булуынча, полиция хезмәткәрләре балаларның әнисен тапкан. Хабаровск краенда Бала хокуклары буенча вәкил Виктория Трегубенко белдерүенчә, хатын ире белән берничә ел элек аерылышкан. Шул вакыттан бирле ул аның белән дә,уллары белән дә элемтәдә тормаган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, әти кеше дә табылган. Тикшерү эше башланган.
Фото:360tv.ru
Читайте нас: