+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
27 гыйнвар 2020, 19:15

ОРВИ аяктан ега...

Башкортстанда бер атна эчендә 20 063 кеше авырган.

Авыручылар саны узган атнага караганда, 69 процентка күбрәк. Бу хакта Роспотребнадзор мәгълүматларына сылтама белән “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәр итә. Уфада өлкәннәр арасында авырулар саны исәбенә эпидемия чиге 23 процентка арткан.
Башкалада 6 919 кеше авырып, үсеш 64 процент тәшкил итткән. Шул ук вакытта республика буенча авырулар санының күрсәткече эпидемия чигеннән 17 процентка түбәнрәк. Авыручыларның 70 проценты 17 яшькә кадәрге балалар.
Роспотребнадзор кешеләр күпләп җыела торган урыннарда, җәмәгать транспортында булу вакытын кыскартырга, битлекләрдән файдаланырга, урамнан кергәч, кулларны һәм борынны яхшылап юарга киңәш итә. Шулай ук фатирны даими җилләтергә һәм C витамины булган продуктларны, сарымсак, суган ашарга, табиб киңәше буенча иммунитетны күтәрү өчен препаратлар кулланырга була.
Фото:kaluga24.tv
Читайте нас: