+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
29 гыйнвар 2020, 19:50

3-7 яшьлек балаларга айлык түләүләр

Аны алу өчен эшне нәрсәдән башларга?

Русия Президенты Владимир Путинның Федераль җыелышка Юлламасында, демография өлкәсендә гаиләләргә ярдәм итү максатында, фундаменталь чаралар тәкъдим ителде. Шуларның берсе - 3-7 яшьлек балаларга ай саен түләүләр. Бу акча кереме бер кешегә яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә биреләчәк. Башкортстанда ул 9 804 сум тәшкил итә.
Әлеге түләүне алу өчен гаризаны 2020 елның 31 декабренә кадәр тапшырырга кирәк. Шул ук вакытта гаиләләр, гариза бирү датасына карамастан, 2020 елның гыйнварыннан башлап, бөтен чор өчен түләү алачак. Балага 2020 елда өч яшь тулган очракта, аларга өч яшь тулганнан алып түләнәчәк, дип хәбәр итә төбәк Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.
2020 елда түләү күләме Русия Федерациясе субъектында үткән елның икенче кварталына билгеләнгән балага яшәү минимумының яртысын тәшкил итәчәк, димәк, Башкортстанда ул 4 894,5 сум булачак.
Хәзерге вакытта федераль бюджетка төзәтмәләр кертелә, норматив хокукый актлар әзерләнә һәм түләү тәртибе раслана. Раслау срогы - 2020 елның июле.
Фото:premier.region35.ru
Читайте нас: