+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
29 гыйнвар 2020, 18:55

“Әниеңнең танышлары без...”

Уфада үсмерләрне алдап, фатир талаучы кызларны эзлиләр.

Башкалада ике кыз, балаларны алдау юлы белән фатирлар талап йөргән. Бу хакта “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәр итә.
Полиция хезмәткәрләренә 41 яшьлек хатын мөрәҗәгать иткән. Торак йортның икенче катында ике кыз аны балигъ булмаган улы янына килеп, үзләрен “әниеңнең танышларыбыз”, дип таныштырганнар. Янәсе дә алар бурычка алган акчаларны алып килгәннәр һәм малайдан фатирга кертүен сораганнар.
Үсмер кызларга ышанып, таныш булмаган кешеләрне фатирга кертә. Берсе малайдан мәгълүматлар яздырып тора, ә икенчесе йокы бүлмәсенә юл тота. Алар киткәннән соң, өйдә 80 мең сумнан артык зәркән бизәнү әйберләре югалганлыгы ачыклана.
Шундый ук очрак Уфаның тагын бер районында теркәлгән. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, җинаятьчеләр подъездга 11 яшьлек үсмер артыннан керә. Кызлар шул ук схема буенча эшли. Бу юлы зыян 5 мең сум тәшкил иткән.
“Әлеге фактлар буенча “Урлашу” мәддәсе буенча җинаять эшләре кузгатылган. Кызлар видеокүзәтү камерасына “эләккән”. Җинаятьчеләрне танучылар булса, полициягә шалтыратуыгыз сорала”, - дип белдерә ведомствоның матбугат хезмәте.
Фото:gtrk.tv
Читайте нас: