+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
29 гыйнвар 2020, 13:36

Югалган балаларның әнисе халыкка мөрәҗәгать итте…

Уфада яшәүче Артем Мазов һәм аның ике улының югалуына ике айдан артык вакыт үтте.

Әлегә кадәр аларның кайдалыгы турында расланган бернинди дә мәгълүмат юк.
Балаларның әнисе Эльмира Мазова, 1,5 ай тынлык саклаганнан соң, социаль челтәрләрдә янә халыкка мөрәҗәгать иткән.
"Яңалыклар юк, эзләү эшләре бара, әгәр кемдер аларны күргән яисә кайда булулары турында белә икән, полициягә мөрәҗәгать итүегезне сорыйм. Ярдәмегез өчен барыгызга да рәхмәт!!!” - дип язган әни кеше.
Соңгы тапкыр Эльмира узган елның 12 декабрендә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Шул вакыттан бирле хәбәрсез югалган балаларның әнисе элемтәгә чыкмый торды. Шул ук вакытта Мазовларны эзләүне волонтерлар да дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез, Артем Мазов ике улы – 5 яшьлек Вячеслав һәм 8 яшьлек Илья белән 26 октябрьдә югалган иде. “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәр итүенчә, бер айдан “Вести” редакциясенә Мазовларны күрүчеләр турында берничә шалтырату булган. Гаилә башлыгын Севастопольдә күргәннәр дигән мәгълүмат та булды. Тик әлегә алар берсе дә расланмаган.
Мәгълүм булуынча, гаиләне табарга ярдәм итәчәк дөрес мәгълүмат өчен Эчке эшләр министрлыгы 500 мең сум күләмендә акча вәгъдә итте.
Фото: https://static.ngs.ru/


Читайте нас: