+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
30 гыйнвар 2020, 16:30

Сыйныфта берүзе бүләксез калган...

Кем гаепле: укытучымы әллә әти-әнисеме?

Краснодарның 96нчы мәктәбендә Яңа ел алдыннан 1нче сыйныф укучысын, әти-әнисе акча бирмәү сәбәпле, бүләксез калдырганнар. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Укытучы сыйныфтагы барлык балаларга да бүләк таратып чыккан. Тик бер укучы бүләксез калган. Укытучы аңа “Синең әниең акча тапшырмады”, дигән.
Шушы хәлдән соң Дәүләт думасы депутаты Светлана Бессараб Кубань Мәгариф һәм фән министрлыгына булган хәлне ачыклауны сорап мөрәҗәгать иткән. Депутат белдерүенчә, гаилә алдан ук белем бирү учреждениесе белән акча тапшырмаячагы турында килешкән, чөнки ул көнне кыз мәктәптә булмаячагын белдергән. Әмма педагог укучыларга бүләкләрне алданрак өләшергә булган.
Депутатның ассыклавынча, аның максаты укытучыны эштән бушату түгел, ә мондый хәлләрне булдырмау. Краснодар мэриясенең мәгариф департаменты педагогка дисциплинар җәза бирелүе турында хәбәр итә. Ведомство белдерүенчә, әти-әнисе кызларын башка мәктәпкә күчерергә карар иткән.
Фото:ussurmedia.ru
Читайте нас: