+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
31 гыйнвар 2020, 17:50

Бала алдап, янә фатир талаганнар...

Бу инде шушы көннәрдә Уфада булган өченче очрак.

Уфада ике хатын-кызның балалар ышанычын яулап, фатир талап чыгулары турында язган идек инде. Социаль челтәрләрдә янә шундый ук очрак турында әти кеше мәгълүмат куйган.
Аның кызын ике хатын-кыз кыз подъездда сагалап торган. Үзләрен әнисенең ахирәтләре итеп таныштырган мошенниклар фатирга су эчәргә һәм бәдрәфкә кереп чыгарга рөхсәт сораганнар. Бала, әлбәттә, ышанып, бу икәүне кертә.
Алар бу юды да шул ук схема буенча эшли: берсе кызны cөйләндереп тора, икенчесе акча һәм бизәнү әйберләрен урлый. Бу инде башкалада “әни ахирәтләре”нең өченче теркәлгән җинаяте.
Полицейскийлар каракларны эзли һәм шәһәр халкын бу эштә ярдәм итүләрен сорый.
Фото:bash.news
Читайте нас: