+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
1 февраль 2020, 18:55

8 айлык сабый машина йөртә...

Татарстаннан янә бер әни сабыен руль артына утыртып, социаль челтәрләрдә шау-шу тудырды.

Татарстанның Әлмәт шәһәрендә бер хатын, сигез айлык кызын алдына утыртып, автомобиль руле тоттырган һәм аның ничек йөртүен видеога төшергән.
Видеоролик социаль челтәрләрдә таралган. Видеоязмадан күренүенчә, хатын сабыйга рульне борырга һәм борылышларда ут кабызырга мөмкинлек бирә. Болар барысы да автомобиль юл буйлап барганда төшерелә.
“Бүген Мәдинә безне өйгә алып кайтты”, дип язган хатын видеоязма астына.
Социаль челтәрдән кулланучыларның күпчелеге яшь әнинең бу гамәлен тәнкыйтьли, җаваплылыкка тарттырырга чакыра. Узган ел ахырында Чаллыдан бер әни 9 яшьлек улының машина йөртүен видеога төшереп, шулай ук Интернетка куеп, шау-шу тудырган иде.
Фото:moskva.bezformata.com
Читайте нас: