+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
1 февраль 2020, 12:05

Бала әти-әнисен эзләп полициягә килгән...

Үсмер кызның якыннары серле рәвештә 26 декабрьдә югалган.

Мәскәүдә үсмер кыз әти-әнисен эзләп, полициягә мөрәҗәгать иткән. Бала газизләрен декабрь азагыннан бирле күрмәгән һәм кайда булуларын да белми. Башкаланың халыкны социаль яклау департаменты мәгълүматларына караганда, кызны дәваханәгә озатканнар. Аның бер айдан артык кайда, кем белән яшәве хәбәр ителми.
- 29 гыйнварда кыз полициягә гариза белән мөрәҗәгать итте, анда ул 2019 елның 26 декабреннән бирле әти-әнисен күрмәвен хәбәр итте, – дип китерә ведомствоның хәбәрен ТАСС агентлыгы. - Хәзер кыз балалар дәваханәсендә. Аның сәламәтлегенә берни дә янамый.
Соңыннан кызны социаль яклау учреждениесенә җибәрәчәкләр. Серле рәвештә юкка чыккан әти-әнисен полиция эзли. Билгеле булганча, гаилә элек исәптә тормаган һәм социаль ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгән.
Фото:penza-press.ru
Читайте нас: