+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
1 февраль 2020, 13:00

Балалар Хабаровскига кайтып китте

Аэропортта әтиләре ташлап киткән малайларның язмышы уңай хәл ителә.

Әтиләре Мәскәүнең Шереметьево аэропортында калдырып киткән малайларны кичә, җомга көнне, Хабаровск краена, картәниләренә озаттылар. Бу хакта 31 гыйнварда Инстаграмда Русиядә Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова язды.
“Бүген малайларны өйләренә озаттылар. Мин бөтен ил күзәткән бу тарихның ахырына якынлашуына бик шат", - дип язган ул.
Анна Кузнецова фикеренчә, бу балалар өчен ниһаять яхшы балачак тормышы башлана. Аларны яңа мәктәп, балалар бакчасы көтә.
Хәзер сабыйларның картәниләренә вакытлыча опека рәмиләштерелә. Хабаровскида малайларны төбәк белгечләре һәм вәкилләре каршы ал. Балаларны башта социаль тернәкләндерү үзәгенә озатачаклар, ә соңыннан картәниләренә бирәчәкләр.
Фото:newvz.ru
Читайте нас: