+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
1 февраль 2020, 18:05

Укучы балага ярдәм иткән водительгә рәхмәт сүзләре “ява”!

Тормышыбыз кырыслык, рәхимсезлек кебек вакыйгалар белән тулгангамы, соңгы вакытта гади генә изге гамәл турында ишетү дә күңелне яктыртып җибәрә.

31 гыйнвар көнне Стәрлетамак шәһәрендә балага юл аша чыгарга ярдәм итүче игелекле водитель турындагы видеоязма да Интернет челтәрендә бик күпләрдә рәхмәт хисләре уятты.
Видеоязмадан күренүенчә, укучы бала юлның светофор белән көйләнмәгән урыныннан, җәяүлеләр кичүеннән чыга алмый азаплана. Шунда автобус водителе төшеп, баланы җитәкләп юл аша чыгара.
"Кадерле дуслар, әлеге видео герое кебек шоферлардан үрнәк алыгыз! Юл хәрәкәтендәге кече яшьтәге катнашучыларга битараф булмагыз. Юллар имин булсын!» - дип теләгән видео авторы.
Социаль челтәрләрдә водительның игелекле гамәлен хуплап, бик күпләр рәхмәт белдергән, шундый намуслы һәм яхшы кешеләр күбрәк булсын иде, дип теләгәннәр.
Фото:gorobzor.ru
Читайте нас: