+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
3 февраль 2020, 18:50

Башкортстанда үсмерне коронавируска шикләнеп дәваханәгә салганнар

Мәктәп укучысы әти-әнисе белән Кытайда ял итеп кайткан

Стәрлетамакта сигезенче сыйныф укучысын яңа коронавируска шикләнеп дәваханәгә салганнар. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы яза.
Үсмер әти-әнисе белән Кытайның Хайнань утравында ял иткән икән була. Күптән түгел алар ялдан кайтканнар, укучы үзен начар хис иткән. Аны йогышлы авырулар дәваханәсенә салганнар.
"Баладан анализлар алынган, нәтиҗәләр берничә көннән соң әзер булачак. Бәлки, сүз, начар һава шартларын исәпкә алып, бала организмының акклиматизацияләнүенә бәйле булган гади ОРВИ турында барадыр”, - дип ачыклык керткән әлеге хәлгә Стәрлетамак балалар шәһәр дәваханәсе баш табибы Борис Шәрипов.
Мәгълүм булуынча, Башкортстанда, 3 февральгә, яңа коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән. Республика территориясендә яңа коронавирус авыруын китерүне һәм таратуны булдырмау буенча эпидемиягә каршы комплекслы чаралар оештырылды.
Фото:russian.rt.com
Читайте нас: