+21 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
3 февраль 2020, 16:00

Студент егет һәм мәктәп укучысы бәлагә тарыган...

Ялларда Бөре шәһәрендә фаҗига булган

Бу хакта хокук саклау органнарындагы чыганакка сылтама белән “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәр итә.
Бер бүлмәле фатирда 19 яшьлек егетнең үле гәүдәсе табылган. Аның белән бүлмәдә 14 яшьлек кыз да булган. Аңын югалткан үсмерне дәваханәгә алып китәләр, әмма бераздан ул да үлгән.
Фаҗига турында иң элек фатир хуҗасы хәбәр иткән. Әлеге торакны 19 яшьлек егет арендага алган була. Ул фатир хуҗасының шалтыратуларына җавап бирмәгән. Шуңа да хуҗа кеше фатирга килә.
Бәхетсезлек очрагы вентиляция төзек булмау аркасында килеп чыккан дигән фараз да бар. Студент һәм мәктәп укучысы үлеменең төгәл сәбәпләре экспертиза нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк. Тикшерү бара.
Фото:gorobzor.ru
Читайте нас: