+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
4 февраль 2020, 14:00

Бала шырпы белән уйнаган...

Балтач районында ун кеше чак янып үлмәгән.

Кичә, 3 февраль кичендә, Балтач районы Иске Балтач авылында ике катлы торак йортта янгын чыккан. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенә сылтама белән “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Бу вакытта йортта ун кеше, шул исәптән биш бала, булган: 36 яшьлек ир, аның унбиш, сигез һәм алты яшьлек уллары, шулай ук аларга кунакка килгән 7 кеше. 42 яшьлек хуҗабикә бу вакытта Уфада дәвалануда, аның 14 һәм 12 яшьлек уллары Уфаның балигъ булмаган үсмерләрне вакытлыча тоту үзәгендә була.
Янгын верандада шырпы белән уйнаган бер баланың саксыз гамәлләре аркасында чыккан. Өлкәннәр бу вакытта спиртлы эчемлекләр эчеп утырган. Беренче булып янгын чыгуын күршеләре күреп ала һәм ярдәмгә ашыга.
Вакыйга урынына өч янгын сүндерү машинасы һәм сигез коткаручы, шулай ук, ирекле янгын сүндерүчеләр командасы килгән. Бәхеткә, барысы да исән, зыян күрүчеләр юк. Балаларны вакытлыча социаль приютка урнаштырганнар.
Фото:bashinform.ru
Читайте нас: