+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
5 февраль 2020, 17:10

Балада — коронавирус...

Сигез яшьлек малай бу илгә Кытайдан туристик төркем составында килгән була.

Бөтен дөньяны шаулаткан коронавирус диагнозы Австралиядә беренче тапкыр балага куелган. Бу хакта ABC News чыганагы хәбәр итә.
Австралиянең Кливленд штатында коронавирус белән авыручы өченче һәм илдә унөченче очрак бу. Сигез яшьлек малай Кытайдан Австралиягә туристик төркем составында килгән, аңа кадәр коронавирус белән авыруның тагын ике очрагы ачыкланган.
ABC News мәгълүматларына караганда, малай илдә коронавирус йөртүче иң яшь кеше.
Кытай хакимияте яңа коронавирус белән авыручылар арасында үлүчеләр саны 2,3 проценттан 2,1гә кадәр кимеде, дип хәбәр итә. Моннан тыш, коронавирустан 2/3 очракта ир-атлар үлә, ә үлем очракларының 80 прценты 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында теркәлгән.
Декабрь азагында Кытайда коронавирусның яңа төре белән барлыкка килгән пневмония таралды. Беренче очраклар Ухань шәһәрендә (Хубэй провинциясе) теркәлгән.
Фото:iz.ru
Читайте нас: