+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
5 февраль 2020, 13:50

Мәктәп автобусы ат көтүенә килеп бәрелгән...

Бу хәл Салават районында булган.

Башкортстанның Салават районында мәктәп автобусы ат көтүенә килеп бәрелгән. Бу хәл Әй авылыннан Торналыга барганда булган, дип хәбәр итә “Башинформ” агентлыгы.
Балалар төялгән автобус үз маршруты белән барганда, юлга кинәт ат көтүе килеп чыккан. Водитель Руслан Баһаветдинов тиз арада тормоз педаленә баса, әмма бәрелүдән котылып кала алмый: бер ат юлны чыгып өлгерәлми.
“Юл һәлакәте нәтиҗәсендә берсе дә зыян күрмәгән, автобусның бамперы җимерелгән. Балаларны дәресләргә җиңел машиналарда алып килделәр”, — дип әлеге хәлгә ачыклык кертә “Салават җирендә" басмасы.
Һәлакәтнең сәбәпләрен республика Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ачыклый. Атларның хуҗасын тапканнар да инде. Ул Дуван районы фермеры булып чыккан.
Читайте нас: