+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
6 февраль 2020, 02:15

3 яшьлек кыз бозаулар арасында яшәгән

Картәниең фермер булмасын икән...

Приморьеның Уссурийск районында өч яшьлек кыз һәм аны опекага алган әбисе, бозаулар һәм кәҗәләр белән бергә, фермада яшәгән. Бу хакта Приморье крае буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
70 яшьлек әби - крестьян-фермер хуҗалыгының җитәкчесе. Эше күп булу сәбәпле, аның авылдагы йортына кайтып йөрергә вакыты булмаган. Шуңа да олы яшьтәге апа оныгы белән фермада яшәгән. Полиция һәм опека органнары тикшерү белән килеп кергәндә, бала яшәү өчен бернинди уңайлыклары булмаган бүлмәдә булган. Бозаулар да, кәҗәләр дә шунда асралган...
Сабыйны шунда ук Уссурийсктагы балигъ булмаганнар өчен социаль-тернәкләндерү үзәгенә алып киткәннәр. РИА-Новости хәбәр итүенчә, беркадәр вакыттан соң, баланы картәнисенә кире кайтарганнар. Әбекәйгә мондый хәлнең башкача кабатланырга тиеш түгеллеген ныклап аңлатканнар.
Әлеге хәлне төбәк Мәгариф идарәсе һәм Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин контрольгә алган.
Фото:rg.ru
Читайте нас: