+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
6 февраль 2020, 23:45

Әти-әнисенә кирәкмәде...

Туганнан бирле дәваханәдә яшәгән 5 яшьлек кызны суд опека органнарына тапшырды.

Мәскәүнең “Ана һәм бала” клиникасында туган кызны үз әти-әнисе инде 5 ел шушы медицина оешмасыннан алмавы турында язып чыккан идек инде. Сау-сәламәт баланы әнисе авыру дип саный. Гаилә баланы клиникада яшәтү, нянялар өчен ай саен миллион сум акча түккән. Әмма узган елның мартыннан бер тиен дә түләми башлаганнар. Дәваханә җитәкчелегенең суд нигезендә баланы килеп алуларын таләп итүгә дә җавап бирми бәгырьсез кешеләр. Кыскасы, гаиләгә бу бала кирәкми...
Табиблар ассызыклавынча, 5 яшьлек кыз физик һәм акыл ягыннан сәламәт. Тик аның әле бер тапкыр да урамга чыкканы, яшьтәшләре белән уйнаганы, этләр-песиләр, агачлар, чәчәкләр күргәне юк. Ул тормышны бары тик мультфильмнар аша гына белә.
Шушы көннәрдә Мәскәүнең Пресненский суды кызны опека органнарына тапшырырга карар иткән. Суд ата-анасының бала хокукларын чикләгән.
Фото:www.goodhouse.ru
Читайте нас: