+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
7 февраль 2020, 14:35

Федоровкада бүреләр өере...

Кичә республика халкы арасында шул хакта видеоролик таралды.

Республикага Казахстаннан бүреләр өере килә дигән хәбәр атна дәвамында Ватсаппта, социаль челтәрләрдә таратылды. Моның дөрес хәбәр түгеллеген Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе раслады.
Кичә республика халкы бүреләр турында янә бер видеороликны бер-берсенә җибәреп, паника тудырды. Ролик авторы белдерүенчә, Федоровка районы территориясендә 13 бүре йөри. Башкортстан Экология министрлыгы мәгълүматлары буенча, Федоровка районы инспекторлары белән берлектә тикшерү уздырылган, бүреләр өере табылмаган.
“Бу видео буенча безнең инспектор Олег Васильевич Горшечников бүген, аучылар белән бергә, бөтен районны йөреп чыкты һәм бүреләргә тап булмады. Бу тагын фейк мәгълүмат. Гадәттә, бу районда ел саен нибары ике яки өч бүрене очратып була, алар анда узып барышлый гына күренергә мөмкин, чөнки районда яшәмиләр. Әгәр шулкадәр бүреләр килеп чыга икән, барлык аучылар да бу хакта белер иде инде”, — дип хәбәр иткән “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясенә ведомство белгечләре.
Фото:pikabu.ru
Читайте нас: