+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
7 февраль 2020, 14:25

Тәрбиячеләр урамда кар көрәгән...

Игътибарсыз калган балаларның берсе зыян күреп, дәваханәгә эләккән.

Башкаланың 151нче балалар бакчасына йөрүче бала белән бәхетсезлек очрагы булган. Кечкенә малай урамда вакытта егылган һәм аның умыртка баганасына зыян килгән. Бу хакта “Горобзор” чыганагы хәбәр итә.

Бу вакытта балалар янында өлкәннәрдән берсе дә булмаган. Чөнки тәрбиячеләр территорияне кардан чистарту белән мәшгуль булган. Малайның әтисе Сергей Лайко әйтүенчә, белем бирү учреждениесенең кар чистарту машинасы, шулай ук штатта урам җыештыручы да бар. Ир өлкәннәрнең балаларны ялгыз калдыруын аңламый.

"Мөдир тәрбиячеләрне, балаларны карар урынга, кар чистартырга мәҗбүр иткән. Алар кар чистарткан вакытта улым умыртка баганасын сындырган, хәзер улым белән хатыным дәваханәдә ята. Минем мөдиргә һәм бу системага карата сорауларым бик күп”, — дигән ир “Горобзор” басмасына.

Хәзер ул полициягә мөрәҗәгать итү өчен барлык кәгазьләрне җыя. Балалар бакчасында бу хәл турында беренче ишетүләре икән. Мәгариф оешмасында “Бездә мондый бәхетсезлек очраклары булганы юк”, дип җаваплаганнар.
Читайте нас: