+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
8 февраль 2020, 15:25

Бала укытучы алдына тезләнгән...

Шуңа карамастан, укытучы малайны бәдрәфкә чыгармаган.

Пермь шәһәренең 135 нче мәктәп укучысы укытучысы каршына тезләнеп, аны бәдрәфкә җибәрүен сорарга мәҗбүр булган. Тик педагог барыбер сыйныфтан чыгарга рөхсәт итмәгән. Баланың әнисе Пермь краенда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Денисовага шикаять белән мөрәҗәгать иткән.
Әни кешенең сүзләренә караганда, дәрестә сөйләшеп утырганнары өчен технология укытучысы берничә укучыны, ике дәрес дәвамында, басып торырга мәҗбүр иткән. Бу укучылар арасында аның улы да булган. Малайның бәдрәфкә барасы килеп, укытучысыннан рөхсәт сораган, тик уңай җавап булмаган. Кысталган бала хәтта укытучысы алдына тезләнеп тә үтенгән, педагог чыгарга рөхсәт итмәгән. Шуңа карамастан, түземлеге беткән укучы бәдрәфкә йөгергән.
Балалар омбудсмены шәһәр хакимиятенең мәгариф департаменты башлыгы Людмила Сериковага бу очрак буенча тикшерү үткәрү үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Билгеле булуынча, әлеге укытучы белән хезмәт килешүен өзгәннәр.
Фото: Тимофей Калмаков.
Читайте нас: