+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
9 февраль 2020, 11:10

Укучыга мәктәптә су эчәргә рөхсәт итмиләр...

Бер стакан су аркасында чыккан тавыш бик зурга киткән.

Липецк шәһәренең 21нче мәктәбендә булган низаг журналистларның, полицейскиларның, хәтта прокуратураның да игътибар үзәгенә эләккән. Бу хакта “Звезда” телеканалы хәбәр итә.
Эш шунда: мәктәп укытучысы беренче сыйныф укучысына сыйныфтагы кулердан су эчәргә рөхсәт итми, чөнки әти-әнисе моның өчен акча түләмәгән.
“Без акчаны тапшырдык, гәрчә моңа каршы булсак та. Сыйныфта тавыш чыгармас өчен ( ... ) Күпмедер вакыттан соң безгә бу бер мең сумны кире кайтардылар, моны безнең гаиләдәге матди хәлнең авыр булуы аркасында хәйрия дип аңлаттылар”, – дип сөйләгән баланың әнисе.
Әни кеше белдерүенчә, ул педагог белән сөйләшергә омтылып караган, әмма җавап итеп мәктәпне алыштырырга тәкъдим ишеткән. Бер стакан су аркасында чыккан тавыш Липецк мэрына кадәр барып җиткән. Бу хәл буенча полиция һәм прокуратура тикшерү үткәрә.
Фото:chr.mk.ru
Читайте нас: