+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
10 февраль 2020, 18:10

Таиланда ике баланың гомере өзелгән...

6 һәм 12 яшьлек бертуганнар Чиләбе өлкәсеннән булган.

Таиландның Пхукет утравында бүген, 10 февраль иртәсендә, тизйөрешле ике катер бәрелешкән. Катерларның берсендә — Тай экипажы, икенчесендә 39 Русия туристы булган. Фаҗига нәтиҗәсендә 21 кеше яраланган. Ике кешенең гомере өзелгән.
Һәлак булучылар икесе дә Русиядән килгән балалар. Чиләбе өлкәсеннән абыйлы-сеңелле ике бала . "Зыян күрүчеләрне кабул иткән дәваханә Русиядән 6 һәм 12 яшьлек ике баланың үлүен раслады", — дип хәбәр иткән РИА Новости агентлыгына Русия илчелегенең Таиландтагы консуллык бүлеге мөдире Владимир Пронин.
Русия Тикшерү комитеты фаҗигале очрак буенча тикшерү башлаган.
Фото:u24.ru
Читайте нас: