+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
11 февраль 2020, 17:15

2 яшьлек сабыйны кар өстендә калдырганнар…

Мәләвез районында төнлә булган бу хәл.

Мәләвез районының Нөгеш авылында әнисе 2 яшьлек сабыйны урамда, көрттә калдырган. Баланы кичә, 10 февраль төнендә шәхси йорт ихатасында тапканнар, дип хәбәр итә төбәк Тикшерү комитеты.
Ул 25 градус салкында күлмәкчән килеш кар өстендә яткан. Өшегән һәм аерым тән өлешләре туңган сабыйны Мәләвездәге шәһәр дәваханәсенә китергәннәр. Бала исән, әмма бик авыр хәлдә. Иртәгә аны Республика клиник балалар дәваханәсенә күчерү планлаштырыла, дип хәбәр итә “Башинформ” агентлыгы.
“Тикшерүчеләр, полиция хезмәткәрләре белән берлектә, вакыйга урынын карадылар. Әнисе һәм башка гаилә әгъзалары, зыян күргән бала белән бергә яшәгән якыннарыннан сорау алына. Баланың ни сәбәпле урамда калуы ачыклана. Зыян күргән гаиләнең торак-көнкүреш һәм социаль яшәү шартлары тикшерелә, суд-медицина экспертизасы үткәрү планлаштырыла”, — дип белдергән Тикшерү комитетының матбугат хезмәте.
Фото:www.rbc.ru
Читайте нас: