+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
11 февраль 2020, 01:05

Ятим балалар агуланган

Интернат җитәкчелеге бу хәлне яшереп калдырырга тырышкан.

Тау-Алтай интернат- мәктәбендә тәрбияләнүче ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булган балаларның күпләп агулануы ачыкланган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Алтай республикасы буенча “Роспотребнадзор” мәгълүматларына караганда, 6-9 февральдә интернатта тәрбияләнүче 25 бала көчле эчәк инфекциясе билгеләре белән дәваханәгә озатылган. Интернатта барлыгы 120 бала яши.
Авыруның сәбәбе — балалар "Чага бәйрәме" өчен өй шартларында әзерләнгән милли ашлар белән сыйланган. Чарада шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү өчен кирәкле шартлар тудырылмаган булган.
Интернат җитәкчелеге тәрбияләнүчеләрнең авыруын яшереп калдырырга уйлаган, ә бу инфекция таралуга китергән. Дәвалау белән учреждение хезмәткәрләре үзләре генә шөгыльләнгән.
Моннан тыш, тикшерү барышында санитар кагыйдәләрне бозу очраклары ачыкланган. Хәзерге вакытта интернат-мәктәпнең барлык укучылары табиблар күзәтүе астында, учреждение биналарында дезинфекция үткәрелгән.
Бу очрак буенча төбәк прокуратурасы тикшерү башлаган.
activityedu.ru
Читайте нас: