Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
13 февраль 2020, 23:50

Балалар бакчасында акча җыялар...

Уфаның Черниковка бистәсендә яшәүчеләр прокуратурага шикаять язган.

Сабыйларын башкаланың 12нче балалар бакчасына йөртүче ата-аналар, мәктәпкәчә мәгариф оешмасында акча җыюга зарланып, прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы яза.
Әти-әниләрнең дәгъваларын тикшерү раслаган: 2019 елда ата-аналар мөдир һәм тәрбиячеләр таләбе буенча савыт-саба, буяулар, уенчыклар, канцелярия кирәк-яраклары һәм хуҗалык товарлары сатып алуга акча тапшырган. Шулай ук алар учреждениене саклаган өчен дә түләгәннәр.
Уфаның Калинин районы прокуратурасы ассызыклавынча, закон Русия гражданнарына бушлай һәм һәркем өчен мөмкин булган белем бирүне гарантияли, ә иганәчелек ирекле булырга тиеш. Законсыз рәвештә акча җыю туктатылган, биш хезмәткәр дисциплинар җаваплылыкка тартылган.
Фото:gorobzor.ru
Читайте нас: