+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
14 февраль 2020, 17:15

“Безне әти-әнидән коткарыгыз...”

Ике үсмер балалар поликлиникасына килеп, педиатрлардан ярдәм сораган.

Мәскәү тикшерүчеләре системалы рәвештә кыйналу сәбәпле, аларны гаиләләреннән алып китүләрен сораган ике үсмер турында мәгълүматны тикшерә. Бу хакта Русия Тикшерү комитетының Мәскәү буенча Баш идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Юлия Иванованың сүзләренә сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
"Telegram-каналларның берсендә ике үсмернең балалар дәваханәсенә мөрәҗәгать итүе һәм табиблардан аларны гаиләләреннән алып китүләрен үтенүе турында мәгълүмат басылып чыкты. Балалар гаиләдә даими рәвештә кыйналуларын хәбәр иткәннәр", - дигән ведомство вәкиле.
Әлеге мәгълүматны тикшерү башланган. Аның нәтиҗәләре буенча карар кабул ителәчәк. Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү буенча идарәсеннән белдерүләренчә, балаларны дәваханәгә озатканнар.
Фото:vesti.ru
Читайте нас: