+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
14 февраль 2020, 12:25

Кар өстендә табылган баланың хәле ничек?

Мәләвез районында булган хәл бөтен республиканы тетрәндерде.

10 февральдә Мәләвез районының Нөгеш авылында коточкыч вакыйга булды. Ике яшьлек малайны төн уртасында көрт эченнән күршеләре табып алган. Бер кат футболкада һәм колготкада урамда калган сабыйны бик нык өшү һәм кайбер тән өлешләренең туңу билгеләре белән Мәләвез шәһәре дәваханәсенә алып китүләре турында хәбәр иткән идек инде.
Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте белдерүенчә, сабыйны 11 февральдә Республика балалар дәваханәсенә күчергәннәр, аның хәле авыр, тотрыклы. Балага тиешле дәвалау күрсәтелә.
Тикшерү комитеты ике җинаять эше кузгаткан: “Саксызлык аркасында авыр зыян китерү һәм “Хәвефле шартларда калдыру". 2 яшьлек малайның ни сәбәпле урамда калуын, вакыйганың нечкәлекләрен тикшерүчеләр ачыклый.
Фото:bash.news
Читайте нас: