+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
15 февраль 2020, 17:10

Янгында 5 яшьлек баланың гомере өзелгән...

Фаҗига төнлә Уфа районында булган.

Төнлә Уфа районының Тавыш станциясендәге барак тибындагы йортта янгын чыккан. Янгын урынына 7 берәмлек техника һәм шәхси составтагы 19 кеше, шулай ук башка ашыгыч хезмәтләр килгән.
Янгын сүндерүчеләр килеп җиткән вакытта бер фатир эчен ут чорнап алган һәм көчле төтен баскан, шулай ук утның күрше фатирларга таралу куркынычы да була.
Коткаручылар сигез кешене, шул исәптән ике баланы эвакуацияләгән. Кызганычка каршы, биш яшьлек кыз һәлак була. Янгынның сәбәбе ачыклана.
Фото:пресс-служба МЧС по РБ
Читайте нас: