+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
16 февраль 2020, 21:00

5 яшьлек малай гаиләсен янгыннан саклап калган

Нәни геройга мактаулы янгын сүндерүче исеме бирергә уйлыйлар.

Американың Джорджия штатында яшәүче биш яшьлек малай гаиләсен янгыннан саклап кала алган. Нәни геройны хәзер биредә барысы да белә.
Янгын хезмәте мәгълүматларына караганда, биш яшьлек Ной Вудс төтен исеннән уянган. Аның йокы бүлмәсендә янгын чыккан була. Кыю малай башта тәрәзә аша ике яшьлек сеңелесен алып чыга. Шуннан соң ул өйгә кереп, гаиләсендәге тагын алты кешене уята.
Малайга һәм аның дүрт туганына медицина ярдәме кирәк була. Әмма аларның гомеренә куркыныч янамый.
Урындагы коткару хезмәте малайга мактаулы янгын сүндерүче исеме бирергә һәм бүләк тапшырырга җыена.
activityedu.ru
Читайте нас: