+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
16 февраль 2020, 14:35

Иглиндә юл фаҗигасе...

Автомобильләрнең берсендә 7 яшьлек бала да булган.

Башкортстанның Иглин районында, Самара-Уфа-Чиләбе трассасында, 15 февраль иртәсендә Renault Duster һәм Chevrolet Niva автомобильләре бәрелешкән. Төбәк автоинспекциясенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, автомобиль һәлакәтендә Renault Duster автобомиленең 58 яшьлек шоферы һәм аның 60 яшьлек хатыны һәлак булган. Пассажирлар - 42 яшьлек ир, аның 46 яшьлек хатыны, шулай ук аларның 7 яшьлек уллары дәваханәгә озатылган.
Chevrolet машинасы водителе һәм 61 яшьлек пассажир шулай ук дәваханәгә салынган.
ЮХХДИ хезмәткәрләре бу хәлне тикшерә.
Ведомство мәгълүматларына караганда, 15 февральдә республика юлларында тугыз автомобиль һәлакате теркәлгән, аларда ике кеше һәлак булган һәм 13 кеше тән җәрәхәте алган.
Юлларда сак, игътибарлы булыгыз!
Фото:kaluga24.tv
Читайте нас: