+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
16 февраль 2020, 20:30

Кишер – ютәлдән дәва

ОРВИ, грипп вакытында бу ысул аеруча файдалы.

Кишер - үсеп килүче организм өчен файдалы яшелчә. Шул ук вакытта ул күп кенә авырулардан да файдалы. Әйтик, ангина, стоматит, уртлар ялкынсынган вакытта кишер суты белән авызны һәм тамакны чайкыйлар. Томау төшкәндә дә аның белән дәваланучылар бар.
Тавыш беткәндә, шулай ук ютәл төшкәндә дә кишернең файдасы зур. Моның өчен уртача зурлыктагы кишерне чистартып, кыргычтан чыгарырга кирәк. Аннары шуны ярты литр сөткә салып, кайнатып чыгарарырга һәм сүндереп куярга кирәк. 15-20 минут каплап тотканнан соң, сөзеп, көн дәвамында җылы килеш әз-әзләп кенә эчәләр.
Кишерле-сөтле төнәтмә көчле ютәлне басарга ярдәм итә, авырганда хәлне җиңеләйтә. Шулай да чирләп китсәгез, иң яхшысы табибка күренү, белгеч күзәтүендә булу. Бу бигрәк тә балаларга кагыла.
Фото:7dach.ru
Читайте нас: