+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
17 февраль 2020, 15:30

Балаларга снюс сатарга ярамый!

Башкортстанда бу гамәл бүгеннән закон нигезендә тыелды.

Законнарга берьюлы ике үзгәреш кертелде. Беренчесе — балаларга сюс сатуны тыя, икенчесе балигъ булмаганнарга теләсә нинди никотинлы әйбер яисә тәмәкене имитацияләүче матдәләрне саткан өчен җәза билгели. Ә монда кальян, электрон тәмәке, тәмәке тарту һәм иснәү өчен чаралар керә, дип яза “Башинформ” агентлыгы.
Башкорт парламенты спикеры билгеләп үткәнчә, штрафлар суммасы гражданнар өчен 3меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфалы затлар өчен 30 меңнән 40 мең сумга кадәр һәм юридик затлар өчен 150дән 200 мең сумга кадәр тәшкил итә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республиканың бу законнардагы тәҗрибәсен якын арада федераль дәрәҗәдә дә кулланырга мөмкин.
Фото:gazeta.a42.ru
Читайте нас: