+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
18 февраль 2020, 18:45

Исән генә була күр, сабый!

Кар өстендә табылган малай үзаллы сулый башлаган.

Мәләвез районының Нөгеш авылында ике яшьлек баланың төнлә кар өстеннән табып алынуы, авыр хәлдә Республика клиник дәваханәсенә китерелүе турында язып чыккан идек инде. Малай 10 февральдән бирле ясалма вентиляциядә иде. Бүген UFA1.RU басмасы сөенечле яңалык җиткерде.
Картәтисе сүзләренә караганда, сабый үзаллы сулый башлаган. Аның йөзе һәм куллары нык туңган. Әлеге вакытта, хәле авыр булуга карамастан, бала акрын гына төзәлүгә бара.
- Яраларын бәйләп торалар, шушы көннәрдә ясалма аппараттан алдылар. Мин табибларга бик рәхмәтле, алар аны коткарды, — дигән картәти кеше.
Сабыйның төн уртасында урамда калу сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый. Әлегеге вакыйга буенча ике җинаять эше кузгаткан.
Фото:ampravda.ru
Читайте нас: