+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
19 февраль 2020, 22:35

Мазовлар турында нәрсәләр билгеле?

Башкортстанның Тикшерү комитеты башлыгы Денис Чернятьев әлеге эшнең аның контролендә булуын белдерде.

Уфада дүрт ай элек эзсез югалган Артем Мазов һәм аның ике улы әлегә кадәр табылмаган. Хокук саклау органнары эзләүләрне дәвам итә. Бу хакта бүген “Россия” медиаүзәгендә Башкортстанның Тикшерү комитеты башлыгы Денис Чернятьев белдерде.
— Бу узган ел ачылган эшләр арасында балалар табылмаган бердәнбер очрак. Әлегә җәмәгатьчелеккә хәбәр итәргә мөмкин булган бернинди мәгълүмат та юк, — дип билгеләп үтте ул.
Билгеле булуынча, Артем Мазов үзенең 8 яшьлек Илья һәм 5 яшьлек Вячеслав исемле уллары белән узган елның 26 октябрендә өеннән чыгып киткән иде. Тикшерүчеләр алар исән булырга мөмкин, әмма башка төбәктә дигән версияне дә күз уңында тота. Республика буенча Эчке эшләр министрлыгы Мазовларны табарга ярдәм итәчәк дөрес мәгълүмат өчен ярты миллион сум күләмендә бүләк гарантияли.
Фото:bash.news
Читайте нас: