18 февральдә Уфа-Ырынбур трассасында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. ЮХИДИның матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, “Volkswagen Polo” автомобиле “Daf” зур йөк машинасына бәрелгән. Авария нәтиҗәсендә, җиңел автомобиленең 41 яшьлек водителе һәм аның 35 яшьлек хатыны фаҗига урынында вафат булган. Аларның 10 яшьлек кызлары Авыргазы үзәк район дәванәсенә китерелгән.