Благовещен районында яшәүче 37 яшьлек хатын 13 яшьлек улына карата рәхимсез кыланган. Суд раславынча, хатын даими рәвештә спиртлы эчемлекләр белән мавыккан һәм улын тиешенчә тәрбияләмәгән. Тикшерү версиясе буенча, 2018 елның декабрендә телевизорны сүндермәгән өчен әнисе балага пүлән белән суккан. 2019 елның мартында мәктәптә килеп чыккан конфликтлы хәл аркасында әни кеше улын итек белән кыйнаган. Былтыр июньдә әнисе кулыннан кесә телефонын алырга омтылганда, ана баланың башына күп тапкырлар йодрык белән суга, нәтиҗәдә, табиблар аның баш мие селкенүен ачыклый. Хатын үз гаебен таныган.