+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
20 февраль 2020, 22:25

Укучыларга күгәргән сырок ашатканнар

Әлеге хәлне Радий Хәбиров контрольгә алырга кушты.

Әбҗәлил районында балаларга мәктәптә күгәргән сыроклар ашатканнар. Бүген Хөкүмәттә узган “Мәгариф сәгате” ндә сөйләүләренчә, тәэмин итүче Янгел авылы мәктәбенә 2020 елның апреленә кадәр яраклылык вакыты булган сыроклар илтеп биргән. Мәктәптә комиссия бер сырокны ачып караган һәм күгәрек билгеләре тапмаган. Сырокларны балаларга таратканнар, сөт продукциясенең 55 порциясе күгәргән булып чыккан, шуңа күрә ачылганнарын ташлаганнар,ә калганнарын тәэмин итүчегә кире кайтарганнар.
Соңрак тәэмин итүче сыроклар урынына мәктәпкә вафли китергән. Укучылар арасында сәламәтлегенә зарланучы һәм агуланучы булмаган.
Бу хәлне Әбҗәлил районы хакимияте башлыгы Илдар Нәфыйков контрольгә алган. Ул мәктәп директорлары һәм тәэмин итүчеләр белән җыелыш үткәргән, анда әлеге продукцияне җитештерүчеләр белән хезмәттәшлек итмәскә дигән карар кабул иткәннәр.
"Контрактларны өзүне йөкләргә кирәк. Тәэмин итүчене ачыклагыз, ул контрольдә булырга тиеш. Бернинди сөйләшүләр дә кабул итмибез. Бер тапкыр мондый хәл була икән — без алар белән башкача эшләмибез. Киләсе мәгариф сәгатендә андагы хәл турында доклад әзерләгез. Бу тәэмин итүче анда булырга тиеш түгел", — дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Республикада мәктәптә туклану темасы кискен тора. Күмертау шәһәрендә укучыларны балалар өчен азык-төлек исемлегенә кермәгән шоколад батончиклары һәм печенье белән сыйлаганнар. Соңыннан ризыкларны алыштырганнар.
Фото: Правительство РБ
Читайте нас: