+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
20 февраль 2020, 16:55

Ә өйдә кече кызлары көтә...

Бозаяз авылы янында һәлак булган гаиләнең тагын бер кызлары булуы ачыкланды.

Кырмыскалы районында булган коточкыч авария турында язып чыккан идек инде. Фаҗига 18 февральдә Бозаяз авылы янындагы борылышта булган. Һәлак булган ир белән хатынның 10 яшьлек кызлары әлеге вакытта авыр хәлдә Авыргазы үзәк район дәваханәсендә.
Ә өйдә аларның 6 яшьлек янә бер кызлары калган булган. Туганнары белдерүенчә, бала әлегә фаҗига турында белми. Ул якыннарының бүләк алып кайтуын көтә, алар бүләк вәгъдә иткән булганнар.
Шунысы да билгеле, гаилә 10 яшьлек кызлары белән Уфадагы дәваханәгә юл тоткан булган. Кыз еш кына баш авыртуына зарланган. Уфага илтә икән. Күмертау шәһәре дәваханәсендә әти-әнисенә баланы башкалага алып барып, МРТ үткәрергә киңәш иткән булганнар. Кызганычка каршы, гаиләгә Уфага килеп җитәргә насыйп булмаган...
Фото:classpic.ru
Читайте нас: