+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
21 февраль 2020, 13:45

Сукбай этләр балаларны куркуда тота...

Уфада яшәүчеләр бу проблема белән Радий Хәбировка мөрәҗәгать иткән.

Уфа халкы хуҗасыз этләр проблемасы белән төбәк башлыгы Радий Хәбировка мөрәҗәгать иткән. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Адмирал Макаров һәм Шота Руставели урамнары тирәсендә сукбай этләр йөри. Агрессив хайваннар биредә яшәүчеләрне инде елдан артык куркуда тота. Алар ризык эзләп, өерләре белән йортлар, балалар мәйданчыклары янында йөри.
“Без төрле инстанцияләргә әлеге проблеманы хәл итү үтенече белән берничә тапкыр мөрәҗәгать иттек, әмма барысы да нәтиҗәсез, — дип язган халык төбәк башлыгына.
Башкаланың шушы районында кибеткә йөрү, гади генә урамга чыгу да куркыныч тудыра башлаган. Анда яшәүчеләр белдерүенчә, бигрәк тә кечкенә балаларга хәвеф яный.
“Бу проблемага елдан артык вакыт узса да, җаваплы кешеләр аны хәл итәргә җыенмый. Мондый тормыш проблемаларын хәл итү өчен дә төбәк җитәкчесенең катнашуы кирәкме?” — дип гаҗәпләнә халык.
Фото: gorod48.ru
Читайте нас: