+21 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
21 февраль 2020, 17:40

Тешен дәвалаганда бала энә йоткан...

Башка сыймаслык хәл!

Ленинград өлкәсендә башка сыймаслык хәл булган. Стоматология поликлиникасында теш дәвалатырга килгән 12 яшьлек малай чак үлемнән калган.
Яшь табиб-стоматолог дәвалау вакытында баланың тамагына тамыр каналларын киңәйтү өчен тәгаенләнгән энә төшереп җибәргән. Бу вакытта ул хезмәттәше белән сөйләшеп торган була. Энәне алалмагач, малайга йотарга кушкан...
Табиб баланың якыннарына энә үзе чыгачак дип ышандыра. Ләкин шул ук көнне малай үзен начар хис итә башлый һәм аңа тиз арада операция ясарга туры килә. Энә үсмернең ашказанына кадалган булып чыга.
Әлеге вакыйга буенча җинаять эше ачылган. Малайның әти-әнисе стоматологны эштән кудырып, клиниканың лицензиясен тартып алуга ирешергә ниятли.
Фото:7info.ru
Читайте нас: