+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
22 февраль 2020, 11:55

Янә янгын... Янә сабый гомере...

Кичә Учалы районының Юлдаш авылында фаҗигале хәл булган.

Шәхси йортта янгын чыккан. Гадәттән тыш хәлләр министлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсеннән хәбәр итүләренчә, бу вакытта өйдә 3, 5 һәм 7 яшьлек балалар үзләре генә булган.
Янгын вакытында балаларның әтиләре кайтып җитеп, күршесе белән балаларны янган йорттан чыгарган. Аларны үзәк район дәваханәсенә илткәннәр. Кызганычка каршы, 2017 елгы малай, аңына килә алмыйча, вафат була. Икесенең авыр һәм урта авыр хәлдә булулары билгеле.
Йортта янгын турында хәбәр итүче корылманың булуы, билгеле. Янгынның сәбәпләрен тикшерү-оператив төркеме, дознаватель билгели, тикшерү эшләре бара.
Фото:МЧС по РБ
Читайте нас: