Билгеле булуынча, Уфа-Ырынбур автомобиль юлының 50нче чакрымында Кумертауда яшәүче Volkswagen Polo автомобиле белән идарә итүче 41 яшьлек водитель “DAF” йөк машинасына бәрелгән иде. Нәтиҗәдә, ул үзе һәм аның 35 яшьлек хатыны авария урынында һәлак булган. Аларның 10 яшьлек кызларын Авыргазы үзәк район дәваханәсенә озатканнар. Кыз шушы көнгәчә комада иде, табиблар баланың хәлен авыр дип бәяләде...