+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
25 февраль 2020, 18:00

5 яшьлек малайны машина бәрдергән...

Кичә Нуриман районында бала катнашлыгында юл-транспорт һәлакәте булган.

24 февральдә, Нуриман районында бала катнашлыгында юл-транспорт һәлакәте булган. ЮХХДИның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Красная горка авылындагы Дорожная урамында“Лада Гранта” руле артындагы 36 яшьлек Уфа кешесе 5 яшьлек малайны бәрдергән.
Бала тиешле булмаган урында юлны йөгереп чыккан дип фаразлана. Төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган малайны дәваханәгә салганнар. Тикшерү бара.
2020 елның 24 февралендә республика юлларында 8 автомобиль авариясе теркәлгән, аларда 9 кеше җәрәхәтләнгән. Тәүлек эчендә ЮХХДИ хезмәткәрләре тарафыннан 2100дән артык юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган, исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче 48 водитель тоткарланган.
Фото:iz.ru
Читайте нас: