+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
26 февраль 2020, 13:40

Артур Уфада табылган

Чишмәдә яшәүче 11 яшьлек малай кичә көндез югалган иде.

Чишмә поселогында яшәүче 11 яшьлек Артур Сәхибгәрәев югалуы турында хәбәр иткән идек инде. Малайны полиция хезмәткәрләре, волонтерлар эзләде. “Поиск детей-Уфа” оешмасы волонтерлары белдерүенчә, эзләүләр туктатылган. Бала исән-имин килеш табылган.
Малайның якын туганы сүзләренә сылтама белән “Горобзор” чыганагы хәбәр итүенчә, аны Уфаның Якутов исемендәге паркта тапканнар. Ул ничек Уфага килеп җиткән, монысы ачыкланмый.
Элегрәк хәбәр итүебезчә, малай Чишмә авылында көндез өеннән чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган. Аның копилкасыннан 20 мең сум акчасын алып чыгып китүе һәм әти-әнисенә язу калдыруы тырында да мәгълүмат булды.
Фото: Башинформ.
Читайте нас: